“Әкият” курчак театрында Мәдәни универсиада кысаларында “Гуси-лебеди” спектакле узды

Пьеса шул исемдәге рус халык әкияте буенча язылган

  (Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Бүген Мәдәни универсиада кысаларында “Әкият” курчак театрында Л.Кожевниковның “Гуси-лебеди” спектакле күрсәтелде. Спектакль Канн (Франция), Боттроп (Германия), Брест (Беларусь), Тырговиште (Болгария), Баку (Әзербайжан) халыкара театр фестивальләрендә катнашкан.
Пьеса шул исемдәге рус халык әкияте буенча язылган.
Актерлар балаларның яратып карый торган сюжетны башкача тәкъдим иттеләр, дип хәбәр иттеләр театр матбугат хезмәтендә.