Бүген Универсиада паркы ачыла

30 меңгә кадәр кешене сыйдыра алырлык парк Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда урнашкан

(Казан, 4 июль, “Татар-информ”). Казанда Универсиада паркының рәсми ачылышы 6 нчы июльгә билгеләнгән булса да, барлык теләгән халык анда иртәгәдән үк бара алачак. Бүген көндезге сәгать 12 дә Универсиада паркы ачылышының генераль репетициясе узачак.

Тантананы Тәтеш һәм Саба районнары артистлары ачып җибәрәчәк. 12 дән төнге 23 сәгатькә кадәр Универсиада дуслары йортлары, “FIFA-2018” футбол паркы, сувенир һәм лицензияле продукция сату нокталары, балалар мәйданчыклары эшләячәк.

30 меңгә кадәр кешене сыйдыра алучы парк Казансу ярында, Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда урнашкан. Парк территориясендә тукландыру зоналары эшләячәк, анда кунаклар милли кухня төрләре, Универсиада партнерлары экспозицияләре белән таныша алачак.

Шулай ук бүген Универсиада паркында Красноярскиның 2019 нчы елгы кышкы Универсиада үткәрү хокукына заявка бирү кампаниясе мәйданы ачылачак.

Иртәгә паркта программаны тагын кабатлаячаклар. 22 сәгатьтә Дю Солей циркы махсус шоу-программасының генераль репетициясен уздырачак.

Уеннар барышында цирк барлыгы 11 тапкыр чыгыш ясаячак. Кичен паркка цирк тамашаларына Универсиаданың спорт ярышларына алынган билетлар буенча кереп булачак. 7 яшькә кадәр балаларга керү бушлай.

Универсиада барышында мәдәни паркка килүчеләр көн саен бай концерт программасын карап күңел ача алачак. Универсиада паркын ябу тантанасы 17 нче июльдә көтелә.