Яуширмәдә «Исхакый укулары» узачак

Яуширмәдә «Исхакый укулары» узачак

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 9 июль көнне Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында язучы, журналист, сәясәтче һәм татар милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе Гаяз Исхакый истәлегенә багышлап, «Гаяз Исхакый укулары» дигән мәдәни чара үткәрелә. Анда Татарстан Язучылар берлегеннән утызлап каләм иясе, шулай ук артистлар һәм җырчылар катнашачак. Укулар барышында Г.Исхакый премиясенең быелгы лауреатларын да игълан итү каралган.

«Исхакый укулары» тәүге тапкыр Г.Камал исемендәге театр директоры Шамил Закиров инициативасы белән башланып киткән иде. Аңа кадәр исә 2001 елда тәүге тапкыр әдипнең авылына сәяхәт оештырыла. Ә 2003 елда исә беренче тапкыр «Исхакый укулары» дигән исем астында әдәбият һәм сәнгать бәйрәме буларак оештырыла. Әлеге укулар ике елга бер үткәрелгәнлектән, быел ул икенче тапкыр бертөркем язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, сәнгать хезмәткәрләрен һәм әдәбият сөючеләрне берләштерергә җыена.

Узган ел Казандагы «Рамай» киностудиясе Г.Исхакыйның «Зөләйха» драмасы буенча фильм төшергән иде. Быелгы укулар нәкъ менә шул фильм белән башланып китәчәк.

Әйтергә кирәк, фильм төшерү өчен нәкъ менә Исхакый әсәре сайлап алыну юкка гына түгел иде. Билгеле булганча, аның иҗаты халыкка узган гасырның бары 90 нчы елларында гына кайтарыла башлады. Шуңа да фильм, беренчедән, шәхес буларак кызыклы һәм иҗаты буенча бик тә бай Г.Исхакыйны халыкка һәм яшь буынга якыннанрак таныту максатыннан эшләнелсә, икенчедән, «Зөләйха» драмасында чал тарихны таң калдырган чорлар, ягъни милләт буларак юкка чыгарылырга тиешле татар халкының ачы язмышы гәүдәләндерелә.