Симферополь Сабан туен бәйрәм итте

Симферополь Сабан туен бәйрәм итте

(Симферополь, 4 июль, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Узган ял көннәрендә Симферопольнең Т.Шевченко исемендәге ял паркында Бөтенкырым «Сабан туе – 2005» дигән исем астында милли бәйрәмебез узды. Бәйрәмне, Татарстан һәм Кырым әләмнәрен күтәреп, тантаналы төстә мәйданга кергән атлы җайдак ачып җибәрде. Сабан туена килүчеләрне һәм кунакларны Кырымда яшәүче татарлар һәм башкортларның Республика федерациясе рәисе Марат Мәсәлимов сәламләде.

Биредә яшәүче татарларның һәм башкортларның Кырымдагы Республика Федерациясе тарафыннан оештырылган Сабан туена ярымутрауның төрле төбәкләреннән күпсанлы татар диаспоралары җыелды.

Сабан туе, елдагыча, зур әзерлек белән оештырылганлыктан, һәртөрле күңел ачуларга һәм бәйгеләргә бай булды. Бу көнне шулай ук сәнгать коллективлары да зур осталык күрсәтте. Алар арасында «Җәмилә» исемле Кырымтатар балалар ансамбле, үзешчән сәнгатькәрләр Рөстәм Нагаев, Флюра Хисамова һәм Харьковтан «Дуслык» татар оешмасы рәисе Шәфик Бәшәровның чыгышлары аерым игътибарга лаек.

Бу көнне Сабан туена килгән һәркем милли моңнарыбызны тыңлап, һәртөрле уеннарда катнашып һәм милли аш-суларыбыздан авыз итеп, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.