Семипалатинскида татар сәнгате фестивале үтте

Семипалатинскида татар сәнгате фестивале үтте

(Омски, 4 июль, “Татар-информ”, Розалия Сайганова). Казакъстанның Семипалат шәһәрендә чираттагы - 6нчы халыкара татар сәнгате фестивале булып узды. Гадәттә “Көзге Иртыш моңнары” исеме астында ел саен үткәрелә торган бу фестивальнең быелгысы, Казанның 1000 еллыгына һәм Семипалат Татар иҗтимагый үзәгенең 15 еллыгына багышлап, “Иртыш моңнары” исеме астында үткәрелде.

Бу юлы да фестиваль Казакъстанның Алматы, Астана һәм Усть-Каменогорски шәһәрләреннән, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән - Татарстаннан, Омски белән Новосибирски өлкәләреннән һәм Барнаулдан күп санлы катнашучылар һәм кунакларны - җәмгысе 500гә якын кешене җыйды. Узганнарыннан аермалы буларак, быелгы фестивальдә сынлы сәнгать һәм рәсем ясау буенча “Семипалат-татарлар-тарих-замана” дигән темага яңа номинация булдырылган. Бу номинация буенча Татар иҗтимагый үзәге каршында аерым жюри эшләде. Биш рәссам үзләренең эшләрен тәкъдим иткән иде. Алматыдан килгән рәссам, Казакъстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Камил Муллашевның эше гран-прига лаек дип табылды. Рәсем “Иртыш буенда Сабан туе” дип атала. Оештыру комитеты карары буенча бу рәсем барлык семипалатлылар исеменнән Казанга меңъеллыгы уңаеннан бүләк ителәчәк. Камил әфәнде үзе дә Семипалатски Татар сәнгать мәктәбенә ике мең доллар акча бүләк итте.

Башка номинацияләр, гадәттәгечә, җыр, нәфис сүз, бию һәм музыка коралларында уйнау буенча булды. Бу номинацияләрдә дә гран-при каралган иде. Аны фортепьянода Рөстәм Яхин әсәрен башкарган Дания Хәйбуллина яулады. Фестиваль-конкурсның алыштыргысыз жюри рәисе, Казакъстан композиторлар берлегенең Иртыш буе бүлеген җитәкләүче Олег әфәнде Җанияров яшь музыкантның моңа кадәр ирешкән уңышларын да санап үтте. Ул шулай ук бәйгенең географиясе киңәя баруын, катнашучыларның башкару осталыгы үсүен һәм татар сәнгатенең башка милләт кешеләре арасында популярлашуын билгеләде.

“Иртыш моңнары” бәйгесендә катнашучыларның яше элек үткәрелгән фестивальләрдәге кебек чикләнмәгән иде. Анда өч яшьлек балалардан алып 70 яшьтән узган өлкәннәргә кадәр көчләрен сынап карый алды. Нәни катнашучылар номинациясендә беренче урынны 5 яшьлек Варвара Семенова яулады. Варя инде Казан тамашачысының да мәхәббәтен яуларга өлгергән - җитәкчесе Габделхак Ахунҗанов аны “Барлау” фестиваленә алып барган булган. Аңа матур милли күлмәге өстеннән тун кидерделәр. Ә күлмәген Варяга, өлгесен Казаннан алып кайтып, әнисе үзе теккән.

Нәниләр арасында иң нәние, татар сәнгать мәктәбе директоры Габделхак Ахунҗановның укучысы 4 яшь ярымлык Альбина Хәйбуллина иде. Альбина “тамашачы мәхәббәте” бүләгенә лаек булды. Ахунҗановның тагын бер укучысы - 7 яшьлек Айдар Исәнбаев икенче урынны яулады. Айдар үзе казакъ милләтеннән булса да, татар җырларын яратып башкара. Ахунҗанов җитәкләгән “Иртыш моңнары” һәм “Истәлек” ансамбльләре Iнче һәм IIнче урыннарга ия булды.

Фестивальгә баручылар Омскидан да булды. Алар җыр, бию һәм нәфис сүз номинацияләрендә катнашып, яхшы гына уңышларга да иреште. Биюдә быел гына Чаллыда сәнгать мәктәбен тамамлап кайткан Зәлия Сәетбагинага тиңнәр булмады. Ялгыз башкаручылар арасында ул Iнче урынга чыкты. Ике җырчыга – яшьләр номинациясендә Динара Башировага һәм өлкәннәр номинациясендә Гафия Алиевага IIIнче дәрәҗәле дипломнар бирелде.

Бәйгедә Алматыдан килгән музыкант, скрипкачы Саҗидә Әхтәмованың катнашуы - алтынчы фестивальнең тагын бер үзенчәлеге булып торды. Инструменталь жанрда 35 яшькә кадәр номинациядә ул беренче урынга лаек булды.

Өч көн дәвамында барган сәнгать бәйрәме зур Гала-концерт белән тәмамланды. Барлык эшләрнең башлап йөрүчесе һәм оештыручысы Габделхак Ахунҗановның алдагы планнары шулай ук зурдан - киләсе елда VIIнче татар сәнгате фестивален үткәрү. Габделхак әфәнде, бу эштә ярдәм күрсәткән иганәчеләргә дә зур рәхмәтен белдерде. “Башка милләт кешеләре безгә карап сокланалар да, бездән үрнәк тә алалар”,-ди ул.

Семипалат эшмәкәрләре Мәүлетдин Фәтхуллин һәм Илдар Байканов фестивальне үткәрүгә ярдәм итүне яшь буын өчен кирәк дип саный. “Телебез бетмәсен, балалар мәдәниятебезне үстерсеннәр дип тырышабыз. Ата-бабаларыбыз безгә телебезне, мәдәниятебезне калдырган, без дә аны балаларыбызга тапшырырга тиешбез”,- диләр алар.