Казан музее Мәскәүдәге фестивальдә җиңүче булды

Казан музее Мәскәүдәге фестивальдә җиңүче булды

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Интер музей - 2005» 7нче Бөтенроссия музей фестивале узды. Анда Казанның Е.Боратынский музее да «Музейда мәктәп» дигән номинациядә җиңеп чыкты. Милли музей фестивальгә барлыгы 3 проект тәкъдим иткән иде.

Е.Боратынский музее әлеге бүләккә «Скворечник» дигән проекты өчен лаек булды. Аның авторы — музейның фәнни хезмәткәре Елена Скворцова.

Е.Боратынский музее бу бүләкне лаеклы рәвештә алды. Биредә мәдәни-мәгариф һәм педагогик эшчәнлекнең төрле формалары алып барыла.