news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның күренекле рәссамнары «Татмедиа» фотостудиясен бизәде

Әлеге фотостудиядә журнал тышлыгына куела торган геройлар фотога төшереләчәк.

Татарстанның күренекле рәссамнары «Татмедиа» фотостудиясен бизәде
Рамил Гали

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татмедиа» фотостудиясен бизәү өчен, Татарстанның танылган рәссамнары килеп, буяу эшенә кереште. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, агентлыкның фоторәссамы Рамил Гали сөйләде.

Студияне Рамил Гали җитәкләячәк. «Фотостудия „Татмедиа“да чыга торган журнал тышлыкларына фото төшерү өчен каралган. „Сөембикә“, „Идел“, „Татарстан“, „Ялкын“, „Сабантуй“, „Салават күпере“ һ.б. журналларга ялтыравыклы тышлык ясаячакбыз. Соңгы арада „Татмедиа“ АҖ генераль директоры Шамил Садыйков инициативасы белән журнал тышлыкларының сыйфаты яхшырды. Нәкъ шуның өчен фотостудия ачылды», — ди ул.

Биредә фотографларның квалификациясен күтәрү максатыннан мастер-класслар үткәрәчәкләр. «Иҗади түгәрәк өстәлләр булуы да көтелә. Фотостудияне бизәү өчен Татарстанның күренекле рәссамнары җәлеп ителде, алар безгә иҗади зоналарны булдырырга ярдәм итә», — дип сөйләде фоторәссам.

Рамил Гали сүзләренчә, журналларның дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү төп бурыч булып тора. «Чөнки „Татмедиа“ да чыга торган журналлар — Татарстанның йөзе. Журналларыбыз киштәләрдә торганда Россия һәм чит ил журналлары белән көндәш була алырлык дәрәҗәгә җитсен иде», — ди Рамил Гали.

Фоторәссам Лана Мусина-Медвецкая Татарстан халкы якты төсләрне ярата дип саный. «Гадәттә, фоторәссамнар сары төсне кулланмый, ләкин без куркып тормадык, чөнки әлеге төс халкыбызның традицияләрендә чагыла. Безнең өчен дә ул кызыклы эксперимент. Бу очракта без киндергә түгел, ә диварга рәсем ясыйбыз. Буяулар әлегә абстракт булып күренсә дә, һәр рәссам үз өлешен кертә», — диде ул.

Иҗат кешеләре биредә аерым атмосфера ясарга тели. «Кәеф картинасын булдырасыбыз килә. Рәсемнәрне музей рәссамнары төшерә, аларның эшләре чит илләрдә югары бәяләнгән. Шул ук Әлфрид Шәймәрданов, Ирек Мусин, Таһир Ташевны алыйк — алар дөньякүләм танылган рәссамнарыбыз», — диде Лана Мусина-Медвецкая.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100