news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы тамашалар оештыру буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен көтә

Ирада Әюпова музейларны һәм китапханәләрне ачканда да бик күп бәхәсләр булуын әйтте.

Мәдәният министрлыгы тамашалар оештыру буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен көтә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министрлыгы бу вазгыятьтә тамашалар оештыру буенча Роспотребнадзорның күрсәтмәләрен көтә. Бүген мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуы вакытында бу мәсьәләгә Ирада Әюпова ачыклык кертте.

«Әлегә бернинди күрсәтмәләр дә юк. Сентябрьдә ачыла калсак, мин аңарчы хәл нормальләшер һәм без тамашачыны күнегелгән тәртиптә утырта алырбыз дип өметләнәм», — диде ул.

«Музейларны һәм китапханәләрне ачканда да бик күп бәхәсләр булды. Безгә бит транспортта һәм сәүдә залларында тыгызрак урында да аралашырга туры килә. Мин чикләүләр тәртибен бозарга чакырмыйм. Безнең Президентыбыз да акрынлап нормаль тормышка кайту яклы», — диде министр.

Ирада Әюпова мәдәният учреждениеләрендә дә битлек һәм перчатка таләпләре булырга мөмкинлеген искәртте. «Бу бик рәхәт түгел, әмма ияләшергә туры килә. Монда таләпләр беренче чиратта учреждениенең үзенә кагыла — җилләтеп тору, җыештыру, санитайзерлар урнаштыру, оныткан кешеләр өчен перчатка һәм битлек тәкъдим итү», — ди ул.

«Мин кешеләрнең тиз генә килә башлаячагына да шикләнәм. Шуңа күрә бу халәттән чыгуны артык озакка сузмасак яхшы булыр иде. Кеше мәдәният учреждениеләренә йөрү традициясен югалта башламасын», — диде министр.

Ирада Әюпова тамаша заллары гына түгел, өстәмә белем бирү учреждениеләре юнәлешендә дә эшли башларга кирәклеген әйтте. Иртәгә храмнар ачылганын искәртте. «Безгә дә ерак калмастыр», — дип нәтиҗә ясады мәдәният министры. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100