news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Мин “попса” театры яратмыйм

Мәдәният министры Чаллы татар дәүләт театрында булачак үзгәрешләрне анонслады.

Ирада Әюпова: Мин “попса” театры яратмыйм
Рамил Гали/архив

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Мәдәният министры Чаллы театрына бәйле үзгәрешләргә аңлатма бирде. Бу хакта ул бүген журналистлар белән традицион очрашу вакытында әйтте.

“Мин “попса” театрын яратмыйм. Мин интеллектуаль театр тарафдары. Чаллы театрының бу юнәлештә зур амбицияләре бар. Чаллы театрында үзгәрешләр булмый кала алмый. Чөнки биредә хәтта сәхнә форматы да үзгә”, - диде Ирада Әюпова.

Чаллы театрының идарә концепциясе үзгәртелде. 2020 ел башында театрның сәнгать җитәкчесе итеп Олег Кинҗәгулов билгеләнде. “Олег Кинҗәгулов - кызыклы шәхес. Бик гади генә түгел. Ул шактый катлаулы”, - дип бәяләде аны Ирада Әюпова.

Министр журналистларны Чаллы театры өчен реконструкцияләнә торган яңа бинага экскурсиягә чакырды. “Театрның яңа бинасы бөтен гаилә белән көне буе ял итә алырлык урын булачак. Анда кафе да була, күргәзмәләр дә оештырылачак. Бу нигезендә безнең мәдәниятебез яткан күпфункцияле комплекс булачак”, - диде ул.

“Чаллы өчен татар мәдәнияте үсеше бурычы тора - әлеге театрны ничек итеп төрле буын өчен кызыклы итәргә. Татар мәдәниятен һәм телен өйрәнүгә этәргеч бирү максаты да бар. Залларда өч тел дә кулланылачак – рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә каралган”, - диде министр.

“Театр бинасы белән генә түгел, эшчәнлек форматы белән дә яңа театр булачак”, - дип әйтелгәннәргә нәтиҗә ясады Ирада Әюпова.

  • Чаллы театры өчен шәһәрнең элеккеге “Колизей” бинасы ремонтлана. Әлеге бинаның татар театры өчен ремонтлануы җәмәгатьчелектә төрде фикерләр тудырды. Бинаның бигүк уңай булмаган даны да, шәһәр үзәгендә булмавы да сораулар тудыырды. “Татар-информ” беренчеләрдән булып әлеге бинаны күреп кайтты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100