Ирада Әюпова: Әдәби җәмәгатьчелек ягыннан фикердәшләрем җитми

"Өстенлекле төп юнәлешебез - телне саклау һәм халкыбызның әдәби мирасын дөньяга таныту”, - диде министр.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры милли әдәбият үсешен әдәби мирасны дөньяга чыгаруга бәйләп карый. Бу хактагы фикерләре белән ул мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуы вакытында уртаклашты.

«Татар әдәбиятының киләчәгенә килгәндә, безгә Татарстан аудиториясе белән генә чикләнмәскә иде. Кызганыч, әдәби җәмәгатьчелек ягыннан аңлау юк, минем фикердәшләрем һәм булышчыларым җитми — без татар контентын Татарстан чикләреннән чыгара алмыйбыз», — диде Ирада Әюпова.

«Без бу юнәлештә эшлибез. Могҗиза булмый, ләкин эш бара. Өстенлекле төп юнәлешебез — телне саклау һәм халкыбызның әдәби мирасын дөньяга чыгару», — диде министр.

Ирада Әюпова Шәриф Камал музее эшчәнлеген уңай мисал итеп китерде. «25 мартта Луиза Янсуар командасы татарча язучы шагыйрьләр белән онлайн кичә ясады. Ул бик үзенчәлекле форматта узды. Караучылар 1500ләп кеше иде», — диде ул.