Башкортстанда җырчы Фәридә Кудашеваның 100 еллыгына әзерләнәләр

Әлеге вакыйга уңаеннан республикада юбилей чаралары үтәчәк.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда легендар җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган артисткасы Фәридә Кудашеваның 100 еллык юбилеен уздырачаклар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Фәридә Кудашеваның 100 еллык юбилеен уздыру турыдагы указны республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган. Әлеге вакыйга уңаеннан республикада юбилей чаралары узачак.

«Аның башкаруындагы йөзләгән башкорт һәм татар халык җырларын, авторлар язган җырларны Башкортстан һәм Татарстан халкы, башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә яратып тыңлый иде. Уфадагы бер урамга, шулай ук „Дуслык моңы“ Халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваленә аның исеме бирелгән. Уфада җырчы яшәгән йортта мемориаль такта куелган», — дип хәбәр итә «Башинформ».