Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай укучысы Халыкара музыкаль башкару конкурсында икенче дәрәҗә лауреат булды
Бәйгене видеоязмалар буенча Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Казан дәүләт мәдәният институты оештырган.
(Азнакай, 4 июнь, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рубис Зиатдинов «KAZAN — MUSIC ЙОРТ» Халыкара музыкаль башкару конкурсында икенче дәрәҗә лауреат булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Укучыны бәйгегә укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Әбсәләмова әзерләгән.
Бәйгене видеоязмалар буенча Россия һәм Татарстан Мәдәният министрлыклары, Казан дәүләт мәдәният институты оештырган. Чыгышларны күренекле сәнгать әһелләре бәяләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз