Казакъстан кунаклары "Нәүрүз" театр фестиваленә килүдән канәгать калуларын белдерде

Халыкара төрки халыклар фестивале иртәгә үзенең эшен тәмамлаячак

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген, төрки халыкларның "Нәүрүз" XII халыкара театр фестивале кысаларында, аның матбугат үзәгендә Казакъстан театрлары вәкилләре катнашында "түгәрәк өстәл" узды. Анда Казакъстан театрларының фестивальдә катнашуы, "Нәүрүз"дән алган кичерешләре хакында сөйләштеләр.

Быел "Нәүрүз" Казакъстан театрларына багышланган. Шул уайдан, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек җитәкчесе һәм фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзасы Нияз Игъламов аңлатма биреп китте. Аның сүзләренчә, фестивальне Казакъстанга багышлау идеясе күптән булган. Моның сәбәбе - Казакъстан театрларының "Нәүрүз" дә ел саен катнашуы. Телләрнең, мәдәни тамырларның якын һәм охшаш булуы да әлеге адымга барырга этәргеч биргән. Н. Игъламов, шулай ук, казакъ театрларының югары профессиональлеген дә билгеләп үтте. "Безнең белән элемтәдә торучы театрларда иҗат итүчеләрне мин үз эшләренең осталары дияр идем. Фестивальне әлеге республикага багышлап, без үз максатыбызга ирештек дип саныйм".

Казакъстанның Астана шәһәре "Жастар театры" режиссеры Нурканат Жакыпбай "Нәүрүз" гә килеп, спектакльләр караудан бик зур канәгатьлек алуын белдерде. "Әгәр фестивальгә килмәгән булсам, мин бу спектакльләрне күрмәгән дә булыр идем. Кемнәндер ишетеп түгел, ә үз күзләрең белән күреп караудан бөтенләй башка хисләр кичерәсең" , - диде ул. Казакъстанда танылган режиссер үз илләрендә драматургия белән булган кыенлыклар мәсьәләсен дә кузгатты. "Олы яшьтәге драматургларың иҗаты ул башкача, ә яшьләр әле тулысынча җитлегеп бетмәгән. Шуңа да мин күбрәк классикларга мөрәҗәгать итәм". Фестивальгә театр "Тискәрегә - авызлык" спектаклен алып килгән. "Минем спектаклемне халык, Казан тамашачысы аңлармы, кабул итәрме икән, дип бик борчылган идем. Залда беренче көлүләрне ишеткәч кенә тынычландым", - диде Нурканат Жакыпбай кичерешләре белән бүлешеп. Шуны да әйтергә кирәк, бу театр әле бик яшь һәм быел бары 8 нче сезонын гына яба. Анда уйнаучы актерларның күпчелеге исә Нурканат Жакыпбай курсында белем алган.

Казакъстанның Мәдәният һәм спорт министрлыгы вәкиле Гөлнәфис Мырзашева әлеге театр хакында кыскача мәгълүмат бирде. Әле оешуына дистә ел тулуга да карамастан, театр инде күп фестивальләрдә катнашып, Казакъстанның гына түгел, чит ил тамашачыларының да күңелен яулавын ассызыклады ул. Н. Жантурин исемендәге Мангистау өлкә музыкаль-драма театры режиссеры Гөлсинә Мергалиева Казакъстанда артистларга бик нык булышуларын, фатир алуда, матди яктан ярдәм булуын искәртте. Ул шулай ук оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте һәм фестивальдә инде 3 нче тапкыр катнашуын хәбәр итте. "Нәүрүз" дә катнашу үзенә һәм артистларына бик күп мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтте режиссер. Гөлсинә Мергалиева фестивальнең генә түгел, Казанның да бик зур үсеш кичерүен ассызыклады. "Минем өчен тәнкыйтьчеләрнең фикере, минем һәм артистларымның эшенә бәя бирүләре иҗат өчен бик кирәкле һәм мөһим", - диде ул.

Казакъстанның сәнгать белгече, профессор Сания Кабдиева сүзләренчә, фестивальгә Казакъстанның иң көчле театр труппалары килгән. "Түгәрәк өстәл" дә катнашучыларның барысы да "Нәүрүз"гә килүләреннән канәгать калуларын белдерде һәм оештыручыларга җылы сүзләрен җиткерде. Фестивальнең һәм Г. Камал театрының директоры Илфир Якупов кунакларга шулай ук рәхмәт әйтте. Сезнең безнең тәкъдимне кабул итеп, безгә ярдәм иткәнегез, катнашуыгыз өчен рәхмәт", - диде ул аларга.

Искәртеп үтәбез: 1 июнь көнне ачылган фестиваль иртәгә үз эшен тәмамлаячак. Иртәгә сәгать 10.00 да "Театрның үсеш векторы: көнчыгыш- көнбатыш" халыкара конференциясе уздырылачак. Төштән соң исә журналистлар өчен йомгаклау матбугат конференциясен үткәрү ниятләнә.