Татарстанда һәм илдә төшерелгән фильмнар республиканың һәр почмагына барып ирешергә тиеш

Кинематографистлар җыенында әйтелгәнчә, бүгенге көндә республиканың 10 төбәгендә кино күрсәтү буенча эш бөтенләй туктап калган
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Татарстан кинематографистлары бүген 2010-2015 елга кинематография үсеше концепциясе турында сөйләшү уздырды. ТР Мәдәният министрлыгының утырышлар залында видеконференция режимында бүген әлеге җыен ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева җитәкчелегендә узды. Коллегия утырышында шулай ук РФ Мәдәният министрлыгының кинематография департаменты директоры урынбасары Игорь Калистов та катнашты.
Билгеле булганча, инде күптәннән илдә төшерелгән фильмнарны прокатка чыгару турында сүз бара. Ләкин әлеге картиналарны халыкка җиткерүдә шәхси эшмәкәрләр нәтиҗәлерәк эшли кебек. Бу хакта бүген “Татаркино” дәүләт учреждениесе директоры Владимир Батраков та әйтеп узды. Аның әйтүенчә, шәхси кинотеатрларның саны ил күләмендә 740, заллар саны — 1870. “Шул ук вакытта Россиядә заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган кинозалларның саны азрак. Бу исә халыкны мәдәни кыйммәтләрдән ераклаштыра һәм ул бары тик кинематография проболемасы гына түгел”, - дип, В.Батраков киләчәктә республикада да аны хәл итү юлларын табарга кирәклегенә басым ясады.
Билгеле булганча, республика җитәкчелеге тарафыннан кино сәнгатен үстерүгә даими ярдәм күрсәтелә. Коллегия утырышында әйтелгәнчә, бу өлкәдә эшләнгән эшләр нәтиҗәсе булып “Татаркино” ДУ оештырылып, Бөгелмә, Яр Чаллы, Чистай шәһәрләрендә аның филиаллары булдырылган, шулай ук район дәүләт киноучреждениеләре муниципаль учреждениеләргә үзгәртелгән. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада 19 шәхси кинотеатр ачылган. Бу исә 83 зал, 12144 урынны тәшкил итә.
Әйтергә кирәк, “Татаркино” учреждениесенең эшчәнлеге киңкырлы. Аңа республика халкын фильмнар белән генә таныштыру гына түгел, ә фильмнар төшерү, аларны монтажлау, кадрлар әзерләү — киномеханиклар белән тәэмин итү һәм башкалар керә. Үз чиратында, оешма республикада оештырыла торган кинофестивальләр картиналарын шәһәр-районнарга җиткерү белән дә шөгыльләнә.
Кино сәнгате юнәлешендәге проблемалар аз түгел. Шулардан В.Батраков нәкъ менә авыл һәм район җирлекләрендә сәнгатьнең әлеге төренең сүлпәлнәюен һәм бүгенге көндә бу юнәлештә республиканың 10 районында бөтенләй дә бернинди эш алып барылмавын әйтеп узды. “Шунысы сөендерә: соңгы елларда олы шәһәрләрдә кинотеатрларга йөрүчеләр саны арта бара. Ләкин бу проблеманы хәл итми әле. Чөнки әлеге кинотеатрларда күпчелек чит ил картиналары тәкъдим ителә һәм киносенасларга билет бәяләрнең югары булуы сәбәпле, һәркемнең дә бирегә килергә мөмкинлеге юк”, - ди ул.
Авыл һәм район җирлекләрендә яшәүчеләрне кинога ни өчен йөрмиләр соң? Коллегия утырышында әлеге сорауга да җавап яңгырады. Моның өчен муниципаль һәм дәүләт кинотеатрларын заманча җиһазландыру таләп ителә.
Кино күрсәтү өчен мөмкинлекләре булмаган авыл җирлекләренә барып җитү өчен, “Татаркино” ДУсенә һәм аның филиалларына шулай ук күчерелмә заманча җиһазлар кирәклеге дә әйтелде. Бу ысул исә бары тик нәфис фильмнар гына түгел, ә документаль, фәнни эшләрне дә халыкка җиткерүдә үтемле алым булачак, ди В.Батраков.
Сер түгел, республика кинематографистлары тарафыннан яхшы-яхшы эшләр төшерелә һәм аны тәкъдим итүгә килгәндә, алар тукталып кала. Шуңа да, прокатка килгәндә, бу мәсьәлә — республикадагы шәхси киностудияләрне борчыган мәсьәләләрдән дә. Утырышта исә моны хәл итәргә кирәклеге турында да сүз булды.
Үз чиратында, В.Батраков республикада төшерелгән фильмнар белән Россия төбәкләрендәге милләттәшләребезне дә даими таныштыру йөзеннән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә сөйләшүләр алып барылачагын искәртте.