Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” IX Халыкара театр фестивале старт алды

Аның кысаларында татар театр сәнгатенә нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарскийга һәйкәл ачылды
(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Төрки халыкларның “Нәүрүз” дип исемләнгән IX Халыкара театр фестивале кичә чараның әләмен күтәрүдән башланып китте. Аннары исә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында татар театр сәнгатенә нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарскийның тууына 125 ел тулу уңаеннан, бронза һәйкәл ачылды. Аның авторы — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче якташыбыз, сынчы Кадыйм Җәмитов. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева катнашты һәм анда Санкт-Петербургтан И.Кудашев-Ашказарскийның оныгы Нәзирә ханым да килгән иде.
Зилә Вәлиева үзенең чыгышында И.Кудашев-Ашказарскийга ачылган һәйкәлнең моннан 100 ел элек татар сәнгате өчен янып йөргән яшь артистка рәхмәт билгесе булуын билгеләп үтте. Үз чиратында, ул актерның беренче татар труппалары, шул исәптән “Сәйяр” төркеме белән дә эшләвен әйтеп узды.
Билгеле булганча, быелгы фестивальдә татар театрлары белән бергә, Кыргызстан, Казакъстан, Чуашстан, Төркия, Әзәрбәйҗан, Якутия, Хакасия, Алтай коллективлары чыгыш ясый. Кичә алар бай тарихка ия булган Г.Камал театры сәхнәсенә җыелды.
Фестивальнең ачылыш тантанасында Зилә Вәлиева Г.Камал театрының барлык төрки халыклар театрларын бер сәхнәгә сыйдыра алуына басым ясап, чараны 4 елга бер түгел, ә 2 елга бер уздыру кирәклегенә басым ясады. Һәм РФ Мәдәният министры Александр Авдеевның котлау телеграммасын укып ирештерде.
Фестивальнң директоры Дюсен Касеинов исә 1989 елда башланып киткән “Нәүрүз” фестиваленең Казанда еш тукталуына һәм аның урынлы икәнлегенә басым ясап, Татарстан башкаласының Ауразия киңлегендә һәм төрки халыклар дөньясында мәдәни үзәкләрнең берсе булуын да билгеләп үтте.
Алдагы еллардан аермалы буларак, коллективларның чыгышына театр тәнкыйтьчеләре бәя бирәчәк. Әлеге коллегиянең рәисе — Анна Степанова (Мәскәү). “Тәнкыйтьчеләрне бик өнәп бетермиләр, - ди Анна Анатольевна шаярып, залдагыларны беркадәр шаккаттырып, сәхнә төбеннән күтәрелгән тәнкыйтьчеләргә ымлап. — Ләкин без театр коллективлары файдасына эш итәчәкбез һәм гадел фикер йөртү — төп бурычыбыз булып тора”.
Тантаналы ачылыштан соң, М.Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театры “Без унике кыз идек” (А.Гыйләҗев) дигән спектакль белән чыгыш ясады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: фестиваль кысаларындагы спектакльләр 6 сәхнәдә — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәләрендә, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында, Казан дәүләт Яшь тамашачы театрында, В.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус зур драма театрында, “Әкият” курчак театрында тәкъдим ителә.