Уфадан Бөек Болгарга чираттагы сәяхәткә әзерләнәләр

Уфадагы “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге ел саен Бөек Болгарга җәй айларында теплоходта оештыра торган сәяхәтне быел да үткәрә
(Уфа, 4 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге ел саен Бөек Болгарга җәй айларында теплоходта оештыра торган сәяхәтне быел да үткәрә.
“Рамазан” үзәге җитәкчесе, Башкортстан дәүләт университеты татар бүлеге мөгаллиме Марат Шәрипов әйтүенчә, быелгы сәяхәт 3 июльдән 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк һәм ул милли театрыбыз хөрмәтенә багышланачак
Башкортстаннан зур гына төркем милләттәшләребез Бөек Болгарга чираттагы сәяхәткә Ю.Гагарин исемендәге теплоходта чыга.
Быел әлеге матур сәяхәттә, Башкортстандагы күренекле шәхесләр белән бергә, Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин, атаклы актриса Нәҗибә Ихсанова, сәнгать осталары гаиләсе Маликовлар – Рөстәм, Гүзәл, Муса һәм Гайса һәм башкалар да катнаша. Сәяхәтнең маршруты элеккечә: Уфа-Сергеевка-Түбән Кама-Болгар-Казан-Яр Чаллы-Уфа юнәлешендә.
Әлеге сәяхәтне менә уналтынчы тапкыр инде «Рамазан» төрки милли-агарту үзәге оештыра. Аның җитәкчесе Марат Шәрипов сүзләренчә, бу юлы да Ю.Гагарин исемендәге теплоходта милләттәшләребез өчен бай милли-мәдәни программа әзерләнгән. Анда күренекле җырчыбыз Фәридә апа Кудашеваның да катнашуы бик матур бизәк булачак. Уникаль программада – көндәлек концертлар, кызыклы очрашулар, шул исәптән, Болгарда йөздән артык татар һәм башкорт язучылары катнашлыгындагы әдәби мәҗлес, иҗади кичәләр каралган. Тарихи урыннар буйлап сәяхәтләр кылу, Сабантуй бәйрәме, балалар өчен “Рамазан” мәдрәсәсе, яшьләр өчен дискотекалар һәм башка мәдәни чаралар бер атна дәвамында шаулап-гөрләп торачак.
Сәяхәт барышында Казаныбыз тарихына бәйле бик күп кызыклы мәгълүматлар белән дә танышырга мөмкин булачак. Сәяхәтчеләребез рухи мәркәзебездә төрле очрашуларда булачак, 1000 еллык тарихы булган рухи мәркәзебезне карап хозурланачак.