Камал театрында КДМСУ студентларының диплом спектакльләре күрсәтелә

Камал театрының кече залында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең актерлык-режиссерлык курсы студентларының диплом спектакльләре күрсәтелә башлады
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Кичә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының кече залында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең актерлык-режиссерлык курсы студентларының диплом спектакльләре күрсәтелә башлады. Ул 5,6 һәм 21 июнь көннәрендә дә дәвам итәчәк.
Курсның җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, педагоглар – ТРның атказанган артисты Радик Бариев, режиссер Рамил Фазлыев.
Кичәге кебек үк бүген дә театрда Т.Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» спектакле күрсәтелә. Аның режиссеры 4 курс студенткасы Лилия Әхмәтова, ә 5,6 һәм 21 июньдә Уильям Шекспирның Габдулла Шамуков тәрҗемәсендәге «Чамасында күрә чарасы («Мера за меру» ) спектакле күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының рәсми сайты.