«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә берьюлы ике күргәзмә ачыла

Иртәгә Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә берьюлы ике күргәзмә ачыла
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Иртәгә Казанның Сынлы сәнгать музеена караган «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ике күргәзмә ачыла. Беренчесе - рәссам Валентина Поповага 75 яшь тулу уңаеннан камера күргәзмәсе булса, икенчесе - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фиринад Халиковның шәхси ретроспектив экспозициясе.
В.Попова – рәссам, график, Россиянең һәм Татарстанның Рәссамнар берлекләре әгъзасы, Казан сәнгать училищесы педагогы. Аның җылы хис ташып торган лирик пейзажларында Россиянең Александр Пушкин исеме белән бәйле булган төрле почмаклары тасвирланган. В.Попованың натюрмортлары рус һәм татар халыкларының традицион халык һөнәрләренә багышлана. Анда, асылда, халык күңеле чагылдырыла.
Фиринад Халиков күргәзмәсенә килгәндә, тамашачы анда рәссам иҗатының башлангыч чорындагы туган авылына багышлап язылган картиналары белән танышачак. Портретлар галереясе аның чуаш, удмурт, мари халыкларының этнографик типажлары, гаиләсенә, балалар образларына багышланган портретларыннан тора.
«Хәзинә» сәнгать галереясеннән алынган хәбәргә караганда, Ф.Халиковның әсәрләренең төп, иң ачык һәм әһәмиятле өлешен аның тарихи темага - Казан тарихының 11-16 гасырларына караган битләренә багышланган картиналары алып тора.