Дракино авылы әбиләре Санкт-Петербург сәхнәсендә чыгыш ясадылар

Ульяновски өлкәсенең Дракино авылы фольклор коллективы халыкара фестивальдә булып кайтты
(Ульяновски, 4 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Санкт-Петербург шәһәрендә “Традицияләрнең варислары” (“Наследники традиций”) исемле өченче халыкара фестиваль булып узды. Мәдәният һәм кинематография буенча Федераль агентлык, Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе, республика фольклор үзәге һәм традицион рус мәдәнияте оешмасы тарафыннан үткәрелгән әлеге бәйгедә Ульяновски өлкәсенең Инза районы Дракино һәм Стрельниково авыллары фольклор коллективы да катнашты. Сигезенче дистәне ваклап баручы ак яулыклы әбиләр – Таибә Әбдрәшитова, Фатыйха Берхеева, Маһинур Сәләева, Фәсахәл Үзбәкова һәм Кадрия Хәйбуллова Санкт-Петербург сәхнәсеннән чыгыш ясау бәхетенә ирештеләр.
- Фестивальгә старт Петербург дәүләт университетының зур залында бирелде. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ дәүләтләреннән килгән өч дистәдән артык коллектив үзләренең осталыкларын тамашачы игътибарына тәкъдим иттеләр. Дракино һәм Стрельниково авыллары әбиләренең фольклор ансамбле Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм рухи мирасы белән таныштыру максаты куйган иде. Алар 17 һәм 18 нче гасырларга караган татар халык җырларын гаҗәеп дәрәҗәдә оста, искиткеч үзенчәлекле башкардылар һәм, әлбәттә инде, көчле алкышларга лаек булдылар, - ди Инза районы мәдәният бүлеге мөдире Тамара Сурова.
Якташларыбызга Санкт-Петербургның Композиторлар берлегендә оештырылган этнография концертында да чыгыш ясарга насыйп иткән. Бу чарага бары тик Украинаның “Древо” фольклор ансамбле, Вологда өлкәсеннән килгән гармунчылар һәм балалайкада уйнаучылар коллективы һәм Дракино авылы вәкилләре генә чакырылган иде, дип өстәде Т.Сурова. Мишәр халкының борынгы йола җырлары беркемне дә битараф калдырмаган, бу исә якташларыбызның табигать тарафыннан иңдерелгән сәләткә ия булуы хакында сөйли.
- Санкт-Петербургның Этнография музеенда үткәрелгән очрашу да күңелләрдә мәңге җуелмас хатирәләр калдырды. Андагы концерт төрки халыкларның бай мәдәниятен тасвирлаучы борынгы экспонатлар урнаштырылган залда узды. Ак яулыклы әбиләребез Идел буе татарларының моңлы һәм дәртле җырларын искиткеч аһәңле яңгыраттылар. Әлеге милли көйләрдә Табигать-Анабызга, туган якларга һәм кешегә карата мәхәббәт темасы чагылыш табуы аеруча сизелде. Дракино һәм Стрельниково авыллары Ульяновски өлкәсенең ерак бер почмагында, Мордовия чигендә урнашкан, шуңа да карамастан, әбиләребез ата-бабалары тапшырып калдырган мәдәни мирасны берәмтекләп саклыйлар, аны үзләренең дәвамнарына да җиткерү максаты белән яшиләр, - диде Тамара Сурова.
Дракино һәм Стрельниково авыллары әбиләрен И.Глазунов исемендәге Санкт-Петербург консерваториясендә дә ифрат җылы кабул иткәннәр. Биредә алар “Традицияләр варисчылары”ның йомгаклау концерты кысаларында чыгыш ясаганнар.
- Фестиваль кунаклары өчен Санкт-Петербург шәһәре һәм Рус музее, Эрмитаж, Петропавел крепосте буенча экскурсияләр дә оештырылды, без шулай ук Җәмигъ мәчетендә булырга да өлгердек, - ди Таибә апа Әбдрәшитова.
Ил күләмендә танылып өлгергән фольклор ансамбленә йөрүче әбиләр халыкара фестивальгә барырга ярдәм күрсәткән барлык игелекле кешеләргә - Инза муниципаль районы җитәкчеләренә һәм татар мохтәриятенең җирле бүлекчәсенә олы рәхмәт сүзләрен юллыйлар.