Танылган кардиохирург Ренат Акчурин турында документаль фильм тәкъдим ителде

Мәскәүдә фильмны тәкъдим итү чарасында табиб гаиләсе белән катнашты

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Күптән түгел Мәскәүдәге “Арбат” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Йөрәккә якын”/“Близко к сердцу” документаль фильмы тәкъдим ителде. Фильм 2 апрельдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән илебезнең күренекле хирургы һәм галим Ренат Акчуринга багышлана.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан оештырылган бу чарада Ренат Акчурин гаиләсе белән катнашты, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

“Йөрәккә якын” документаль фильмы – бөтен дөнья буенча меңләгән кеше гомерен коткарып калган кеше турындагы тарих. Фильмны төшерү төркеме кимендә 20 ел элек операция кичергән һәм авыру тарихлары күптән юкка чыккан кешеләрне эзләү буенча тикшерү үткәргән, һәм шактыен эзләп тапкан. Акчуринның дөньяның төрле почмакларында – Россиядә, Маврикада, Перуда, Израильдә һәм АКШта гомер итүче пациентлары нинди сынаулар аша узарга туры килүе һәм операциядән соң тормышларының ничек үзгәрүе турында сөйли.

Проект ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, хәйриячеләр Дамир Ситдыйков һәм Рафаил Фәизов ярдәме белән гамәлгә ашырылган. Фильм күрсәтелер алдыннан, Ренат Акчурин Мәскәүнең медицина вузлары студентлары белән очрашты. Соңгылары күренекле табибкә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Фильмны тәкъдим итү чарасын төшерү төркеме – проект җитәкчесе, сценарий авторы Фәридә Корбангалиева, режиссер Денис Красильников һәм башкарма продюсер Ләйсән Ситдыйкова ачып җибәрде.

“Ринат Сөләйманович тормышының фильмда күрсәтелгән мизгелләре бик кызыклы, алар киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел диярлек. Шуңа алар турында, ниһаять, белүләрен теләдек”, – дип ассызыклады Фәридә Корбангалиева.

“Фильм темасы минем өчен шәхси, чөнки үзем дә табибләр гаиләсендә тудым. Ренат Сөләйманович тормышыннан күп мизгелләр миңа балачактан таныш. Бу – ялларны, бәйрәмнәрне белмәгән әти-әниемнең, даими рәвештә, өйдә юклыгы. Төшергән вакытта Ренат Сөләймановичның пациентларының барысы да диярлек, бу кеше гомеремне саклап калган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, дип әйтте. Ә мин табиб һөнәре турында фильм төшерү бәхете тәтегән өчен язмышка рәхмәт укыйм”, – диде Денис Красильников.

Ләйсән Ситдыйкова сүзләренчә, фильмны төшерү детектив вакыйганы хәтерләткән, чөнки Ренат Сөләйманович үзенең күп пациентларын хәтерләми. Операцияләр моннан 20, 30, 40 ел элек үткәрелеп, авыру тарихлары инде күптән юк ителгән.

Бу көнне фильмны 500ләп тамашачы карады. Алар арасында ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Табибләр клубы вәкилләре дә бар иде. Клуб рәисе – Ренат Акчурин.

Фильмны караганнан соң, ул тамашычыларга, төшерү төркеменә ихлас рәхмәт белдерде.