Гагаузларның Хыдырлез бәйрәмен “Сорнай” татар ансамбле бизиячәк

Тантаналы концертта төрки, славян һәм роман халыклары делегатлары да катнашуы көтелә

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). “Сорнай” татар фольклоры-этнография ансамбле Молдова Республикасының Гагаузия автономияле территориаль округындагы Чадыр-Лунге каласында 6 майда узачак чарада чыгыш ясаячак. Алар гагаузларның Хедерлез бәйрәмендә катнаша.

Бәйрәм программасына ел саен ат чабышлары, Гагауз халыклары сәнгать осталары кул эшләнмәләре күргәзмәсе, иҗат төркемнәре парады, шулай ук, төрки, славян һәм роман халыклары (португаллар, французлар, румыннар, молдаваннар, пуэрторикалылар, кажуннар) яшәгән илләр делегатлары катнашында бәйрәм концерты була.

Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.