Кытай кызы Ван Явэй “Дөнья энҗесе” булып танылды

КДТУ (КХТИ) студенты Ван Явэй студентларның I халыкара чибәрлек конкурсында җиңде
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Кичә Казанда студентларның “Дөнья энҗесе” I халыкара чибәрлек конкурсы булды.
Бәйрәмне Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Татарстан Республикасы Президентының Тышкы эшләр департаменты ярдәме белән оештырганнар. Оештыручылар фикеренчә, бу интернациональ конкурс халыклар арасындагы дуслыкны ныгытырга, шулай ук яшьләр арасында әхлакый кыйммәтләрне һәм толерантлыкны пропагандаларга чакыра.
Бу кичне "Корстон" кунакханә, сәүдә һәм күңел ачу комплексына Евразия һәм Африка континенты илләреннән килгән егетләр һәм кызлар конкурста катнашучыларга көч бирергә килгән иде. Вакытлыча илләр арасындагы чикләр һәм тел каршылыклары юкка чыкты. Беренче конкурсны Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе рәисе Алехандро Кабрера Фуантес ачып җибәрде.
Конкурста катнашучы 15 кыз дөньяның 15 илен (Испаниядән башлап көнбатышта Кытайга һәм көнчыгышта Япониягә кадәр) тәкъдим итте. Конкурс шартлары буенча анда 17 яшьтән 25 яшькәчә Татарстан Республикасы вузларында белем алучы кызлар катнаша ала иде.
Беренче этап - милли киемнәрдә сәхнәгә чыгу. Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Илнур Шакиров җитәкчелегендәге жюри 15 гүзәл арасыннан бер җиңүчене сайлап алырга тиеш иде.
Икенче этапта катнашучылар үзләрен һәм илләрен тәкъдир итте. Гүзәлләрнең карьера ясап дөньяга танылу турында гына хыялланып калмыйча, ә яшь булуларына карамастан, хәйрия акцияләрендә дә катнашулары куандыра. Мисал өчен, КДАТУ студенты Анна Маршева безнең һәрберебез әйләнә-тирәдәгеләргә изгелек кылырга тиеш дип саный. “Без авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга, ветераннарга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итәбез”, - дип сөйләде Анна.
Конкурсның соңгы этабы катнашучылар “Ильдан-Лик” мода театрыннан кичке күлмәкләрдә чыктылар, аннары жюри үз карарын игълан итү өчен киңәшмәгә ясады.
Бүләкләү тантанасында Илнур Шакиров сәламләү сүзендә Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясенең 2008 елның 5 декабрендә оештырылды, ә аның катнашында үткәрелгән чаралар дистәләрчә исәпләнә, аларның берсе – менә бу чибәрлек конкурсы, дип билгеләп үтте.
Жюри карары буенча конкурста өченче урын Гөлнара Фәйзуллинага бирелде. Гөлнара Казакъстанда туган, хәзерге вакытта КДУның физика факультетында белем ала, кечкенәдән төгәл фәннәрне ярата. Буш вакытларында шигырьләр яза.
Икенче урынга Лилия Смакова чыкты. Ул КДЭУ икътисад факультетында белем ала, конкурста Үзбәкстанны тәкъдим итте. “Җанлы” музыканы ярата һәм спорт белән мавыга. Лилиянең шигаре: яңа көнгә елмаерга һәм тормыштан ямь табып яшәргә. “Барлык дөньядагы икътисади кризисны бетерергә телим!” – дип белдерде Лилия Смакова.
Ниһаять, “Дөнья энҗесе” билгеле булды, ул - Ван Явэй. Ван Кытайдан килгән, аңа 23 яшь, КДТУ (КХТИ) укый. “Мин Казанда укуыма бик шатмын, - дип белдерде Ван Явэй. – Кытай – борынгы тарихлы һәм мәдәниятле зур шәһәр. Мин сезне кунакка чакырам һәм сезне үземнең туган җиремдә күрүемә бик шат булачакмын!”