Камал театрында ветераннар өчен концерт оештырылачак

Аны Казанның мәгариф идарәсе һәм А.Алиш исемендәге шәһәр Балалар иҗат сарае оештыра
(Казан, 4 май, “Татар–информ”). Иртәгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ветераннар өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 64 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган концерт узачак. Аны Казанның мәгариф идарәсе һәм А.Алиш исемендәге шәһәр Балалар иҗат сарае оештыра.
Тетар фойесында кунакларны ветераннар хоры һәм Казанның бию–спорт клублары каршы алачак. Бәйрәмдә катнашучылар балалар техник иҗатының “Сугыш – балалар күзлегеннән” дигән күргәзмәсе һәм “Җиңү салюты” дип исемләнгән чәчәкләр күргәзмәсе белән танышачак. Театр каршындагы мәйданчыкта ветераннарны кадетлар һәм Казанның балалар иҗтимагый оешмалары вәкилләре көтә.