Чирмешәндә халык иҗатының район фестивале башланды

Фестиваль 28-29 майда гала-концерт белән тәмамланачак.

(Чирмешән, 4 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында «Туган як җәүһәрләре — Жемчужины родного края» халык иҗаты район фестиваленең сайлап алу турлары башланды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган быелгы фестиваль «Халыклар дуслыгы — милләтләр бердәмлегендә» исеме астында уза. 1 апрельдә, беренче зонада — Иске Үтәмеш авылы мәдәният йортында Иске Үтәмеш, Шешминка, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләре үзешчәннәре чыгыш ясады.

Сайлап алу турлары алты авыл мәдәният йортында һәм ике көн район мәдәният йортында була. 2 апрельдә Утыз Имән авылы мәдәният йорты сәхнәсендә Яңа Кади һәм Иске Кади авыл җирлекләре үзешчәннәрен күрергә мөмкин иде.

Башка еллардагыдан аермалы буларак, быел фестивальгә авыл җирлекләре театральләштерелгән музыкаль композиция әзерли. Һәм фестиваль ике турда гына уза, ул 28-29 майда гала-концерт белән тәмамланачак.