Уфага яшь җырчы Вадим Захаров килде

Биредә ул ике көн концертлар бирәчәк

(Уфа, 4 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Татарстанның талантлы яшь җырчысы Вадим Захаров бүген Уфага иҗат сәфәренә килде. Биредә ул ике көн концертлар бирәчәк.
Вадим Захаров Уфада үзенең аерым концерты белән беренче тапкыр. Бүген ул Уфаның Мотор төзүчеләр мәдәният сараенда чыгыш ясый. Ә иртәгә шушы ук программасын УЗЭМИК мәдәният сараенда тәкъдим итәчәк.
Вадим Захаров әлеге тамашасына Татарстандагы талантлы җырчы Лилия Хәмитованы да хөрмәтле кунак, сәхнәдәш дусты итеп чакырган. Лилия Хәмитова бу концертта яңа җырларын да, элекке хитларын да башкарачак.