Үткәннән-киләчәккә

Очрашуда катнашучылар татар халкының тарихын – үткәнен һәм бүгенгесен барларга, киләчәгенә күз ташларга мөмкинчелек алды

(Екатеринбург, 4 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Татарстан Республикасының Свердлау өлкәсендәге даими вәкиллегендә Екатеринбург шәһәренең Югары Исет районы музей директорлары белән кызыклы очрашу үтте. Агафуровлар йортының 150 еллыгы чикләрендә үткән чараны ТР Даими вәкиллегенең консультанты Галия Бикбова әзерләде.
Музей хезмәткәрләре арасында төрле яшьтәгеләр булды – хезмәт юлын күптән түгел башлаган кызлар да, барлык белемен, энергиясен музей үсешенә биргән тәҗрибәле иҗади белгечләр дә.
Җанлы әңгәмәгә корылган чарада Галия Фәрит кызы музей хезмәткәрләрен архитектура һәйкәле булган Агафуровлар йортының бәхетле язмышы, йорт хуҗаларының хәйрия эшмәкәрлеге белән таныштыру белән бергә, татар халкының мәдәнияте, тормыш көнкүреше, гореф-гадәтләре турында да сөйләде. Чарада катнашучылар татарларның тарихына – үткәнен һәм бүгенгесен барларга, киләчәгенә күз ташларга мөмкинчелек алды. Даими вәкил урынбасары, Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйльфанов бәйрәмгә килүчеләргә Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Әллүки”не, татар халык җырларын бүләк итте. Мусоргский исемендәге Урал Дәүләт консерваториясе студенты Александра Шакирҗанова Салих Сәйдашев көйләрен фортепианода башкарып, тамашачыларның күңелен әсир итте.
Очрашу тарихны саклаганда гына, үткәнне бүгенге көн белән бәйләп, әһәмиятле нәтиҗәләр ясаганда гына, халыкның мәдәниятен, телен сакларга, буыннар арасындагы бәйләнешне булдырырга мөмкин икәнлегенә тагын да бер тапкыр ишарә ясады.