news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәрим повесте буенча «Отряд Таганок» фильмы Татарстанда күрсәтеләчәк

Бүген, 4 мартта, Башкортстан, Татарстан һәм Россиянең кайбер башка төбәкләрендәге 130 кинотеатрда фильм прокатка чыкты.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Уфада Мостай Кәрим повесте буенча «Отряд Таганок» фильмы премьера алдыннан күрсәтелде.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, премьерага Мостай Кәримнең кызы Әлфия ханым, төшерү процессында катнашучыларның барысы да, Башкортстанның мәдәни җәмәгатьчелеге, журналистлар һәм блогерлар килгән. Картина бер үк вакытта ике залда һәм беренче тапкыр — рус телендә күрсәтелде.

2019 елның октябрендә «Отряд Таганок» фильмы Башкортстанның халык шагыйре, күренекле язучы һәм драматург Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган юбилей чаралары кысаларында башкорт телендә күрсәтелде.

Фильмның киң прокатка чыгуга пандемия комачаулады. Картина төрле номинацияләрдә 12 бүләк, шул исәптән иң яхшы фильм, иң яхшы режиссура, сценарий, актерлар ансамбле өчен алды.

Фильм «Аскарфильм» студиясе, Башкортстан Республикасы хакимияте һәм мәдәният министрлыгы, Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе ярдәмендә төшерелде. Сценаристлар - Айдар Акманов, Мәгъфүр Тимербулатов, Дамир Йосыпов. Икенче режиссер - Руслан Юлтаев, рәссам-куючы - Айгөл Бәйрәмгулова, оператор- куючы — Вячеслав Ложковой, композитор — Камил Абдуллин, костюмнар буенча рәссам — Алия Хансен, реквизит буенча рәссам - Анастасия Андреева.

2 мартта фильмның премьерасы Мәскәү кино йортында булды. Бүген, 4 мартта, Башкортстан, Татарстан һәм Россиянең кайбер башка төбәкләреннән 130 кинотеатрда фильм прокаты башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100