Әлки районы укучысы республика фестивале җиңүчесе булды

Ярослава Еликова этно-мәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының республика фестивалендә беренче урын яулады.

(Әлки, 4 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районының Чуаш Борнае урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Ярослава Еликова этно-мәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының республика фестивалендә беренче урын яулады.

Милли җырлар, биюләр башкарылган фестивальдә Ярослава вокал номинациясендә чыгыш ясады.