news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш мәктәпләренең театр коллективлары инглиз телендә спектакль куя

Укучылар ике көн дәвамында спектакль куя.

Актаныш мәктәпләренең театр коллективлары инглиз телендә спектакль куя
https://aktanysh.tatarstan.ru/

(Актаныш, 4 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Актанышта балалар иҗат үзәгендә мәктәп театр коллективларының «SCHOOL PERFORMANGE» республика фестиваль бәйгесенең район туры узды.

Укучылар чит телдә, нигездә инглиз телендә, ике көн дәвамында спектакль куя. 1-4 сыйныф укучылары «Әкият» жанрында, 5-8 сыйныф укучылары «Классик жанрда» төрле сәхнә әсәрләрен жюри хөкеменә тәкъдим итә. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Инглиз телендә иркен сөйләшү, авазларны дөрес әйтә белү, артистларның үз рольләренә туры килә торган киемнәре, театраль осталык, декорацияләр- барысын да районның иң көчле инглиз теле буенча педагогларыннан төзелгән комиссия энә күзеннән үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100