420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 март, "Татар-информ"). 6 март көнне «Ихлас» мәчетендә танылган рәссам-хаттат, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Нәҗип Нәккашның «Гарәби матур язу сәнгате» күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара «Ихлас» мәчете һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстанда рәсми вәкиллегенең белән берлектә оештырылган. 10.30 сәгатьтә башлана.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы мөселманнар башлыгы, мөфти Камил Сәмигуллин Уфага «Ихлас» мәчетенә «Туган тел — Аллаһтан әманәт» җомга вәгазе белән киләчәк.
Башлана 13.00 сәг.