Уфада «Мөселман шәркыяте» күргәзмәсе ачылды

Уфада «Мөселман шәркыяте» күргәзмәсе ачылды

(Уфа, 4 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфаның 44 нче санлы балалар китапханәсендә «Мөселман шәркыяте» дип исемләнгән бик үзенчәлекле күргәзмә ачылды. Анда XIX гасырда яшәгән һәм иҗат иткән Англия һәм Испания рәссамнары картиналарының компьютердан алынган күчермә сурәтләре урнаштырылган. Дистәдән артык рәссамның 43 соклангыч әсәре белән таныша ала бирегә килүчеләр. Алар арасында сынлы сәнгать картиналары өлгеләре дә, акварель техникасы белән эшләнгәннәре дә бар.

Китапханә хезмәткәре Елена Алексеева сүзләренчә, Ислам динендә сурәтләрдә җан ияләрен төшерү тыелган булган, шуңа күрә шәрык рәссамнары төшерә алмаган картиналарны башка дин иҗатчылары төшергән. Шулай итеп, шәрык мәдәниятенең мөһим өлеше сакланып кала алган. Күргәзмәдәге барлык сурәтләрне дә бер уртаклык берләштерә: алар һәммәсе дә мөселманнар тормышын, шәрык дөньясы үзенчәлекләрен чагылдыра. Англиягә һәм аеруча Испаниягә элек-электән мөселман һәм гарәп илләре мәдәнияте йогынтысы зур булган. Шуңа күрә дә бу илләр рәссамнары иҗатында шәрык мотивларының зур урын алуы гаҗәп түгел. Әлеге картиналарда мөселман шәркыяте хәятына хөрмәт һәм зур кызыксыну сизелә. Алар мөселман мәдәниятен яхшы аңлап һәм ихтирам итеп язылган.

Әлеге күргәзмәнең ачылачагы алдан ук хәбәр ителгәнгә күрә, бу тантанага журналистлар да, рәссамнар да, рәсем сәнгатен сөючеләр дә күп килгән иде. Бер ай дәвамында эшләячәк күргәзмәне меңнәрчә кеше күрер дигән өмет белдерә 44 нче санлы китапханә хезмәткәрләре.