Казан музейлары хатын-кызларны күргәзмәләргә чакыра

Казан музейлары хатын-кызларны күргәзмәләргә чакыра

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Милли музей 8 Мартта Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Ачык ишекләр көне игълан итә. Ханымнар һәм кызлар музей күргәзмәләрен карарга үзләренең гаиләләрен дә алып килә ала.

Милли музей ял көннәренең өчесендә дә ачык булачак. Анда «Бар тереклек йомыркадан», «Каппадокия — 2004», «Ф.Зарифның фәлсәфи галереясы», «Батыр үлә, үлмәс ат алып» һәм «Казан Кремлендәге Благовещенск соборының төп иконалары» дигән күргәзмәләрне карарга мөмкин.

Башкаладагы 8 музей да хатын-кызларны ял көннәрендә үзләренә чакыра. Мәсәлән, Г.Тукай, С.Сәйдәшев, К.Насыйри музейлары 6нчы мартта, ә Ш.Камал, М.Җәлил һәм Н.Җиһанов музейлары тамашачылар өчен 7нче мартта ачык булачак.