“Диләфрүз” театры янә бер кат мәскәүлеләрне сөендерде

“Диләфрүз” театры янә бер кат мәскәүлеләрне сөендерде

(Мәскәү, 4 март, “Татар-информ”, Диләрә Габитова). Мәскәү татарларының милли-мәдәни үзәге – Асадуллаев йортында Диләфрүз Хәйруллина тырышлыгы белән Туфан Миңнуллинның “Аерылабыз – хуш инде…” дигән комедиясе күрсәтелде.

Диләфрүз ханым менә инде 15 ел буена заман авырлыкларына һәм каршылыкларына карамастан, милләтебезнең буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, сәнгатен торгызуда, телен саклап калуда һәм аны киләчәк буынга җиткерүдә көч-куәтен аямый һәм бу юлда ул зур уңышларга ирешә. Моны халык белән шыгрым тулы концерт заллары исбатлый.

Спектакльдә катнашучы артистлар турында да берничә сүз әйтмичә булмый. Чөнки алар чынлап торып театрга, сәхнәгә мөкиббән киткән кешеләр. Дөресен әйткәндә, эштән соң, дөнья мәшәкатьләрен, гаиләләрен калдырып, ыгы-зыгылы Мәскәүнең бер очыннан икенче очына, арып-талып репетицияләргә йөрүе уен эш түгел. Алар арасында Алия Сабирова, Илдар Мәүликәев, Нариман Алиев, артист, язучы-сатирик Гәрәй Бәрхәт, Хәмисә Хөсәенова һәм танылган баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Курамшиннар бар.

Ә инде Диләфрүз ханыма килгәндә, ул әле оештыручы һәм җитәкче генә булып калмыйча, төп рольдә дә уйный.Ул башкарган рольләрне карап утырган тамашачы хәтта дөньясын оныта. Аның хезмәте олылар сәхнәсе белән генә чикләнми. 1995 елда Диләфрүз ханым “Рината” исемле балалар студиясе оештырып, аның режиссеры һәм директоры була. Студиянең репертуары бик киң. Анда Г.Тукайның “Су анасы”, Бари Рәхмәтнең “Сабан туйда”, М.Җәлилнең “Карак песи”, Роберт Миңнуллинның “Урман аша узганда” кебек әсәрләр дә бар.

27нче март – “Халыкара театр көне”нә багышлап, студия балалар өчен Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектаклен сәхнәгә куярга әзерләнә.