Бану Вәлиеваны искә алдылар

Бану Вәлиеваны искә алдылар

(Уфа, 4 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Кичә Уфада, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Сәнгать академиясенең Ф.Шаляпин концертлар залында күренекле татар һәм башкорт җырчысы, Башкортстанның һәм РСФСРның халык артисткасы Бану Вәлиеваны искә алу кичәсе булып үтте.

Мәгълүм булганча, узган ел азагында Бану Вәлиеваның тууына 90 ел тулган иде. Шушы уңайдан Башкортстанда да, Татарстанда да байтак кына хәтер чаралары оештырылды. Уфадагы бу матур кичә дә шул юбилей кысаларында үтте.

Татарстанның Апас районында туып үскән Бану Вәлиеваның тормышы һәм иҗат юлы Башкортстанда үтә. 1938 елда Мәскәүнең П.И.Чайковский исемендәге консерваториясенең милли студиясен тәмамлаган яшь артистка шул чакта яңа гына ачылган Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрына беренче башкаручы булып эшкә килә. Бик күп операларда төп партияләрне башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен яулаган талантлы җырчы ул Бану Вәлиева. Моңардан тыш татар һәм башкорт халык җырларын да искиткеч матур башкара иде ул.

1961 елда Бану Вәлиева Уфа сәнгать училищесында классик вокал дәресләрен алып бара башлый. Ә 1969 елдан аның мөгаллимлек эшчәнлеге Уфа дәүләт сәнгать институтында дәвам итә. Уфа Сәнгать академиясендә оештырылган кичәгә Бану Вәлиеваның укучылары, бүгенге көндә танылган җырчылар һәм мөгаллимнәр килгән иде. Шулар арасыннан Тәнзилә Үзәнбаева, Геннадий Родионов, Флорида Иркина, Олег Килмөхәмәтов, Лилия Зиянчуриналар үзләренең яраткан укытучылары хакында җылы истәлекләре белән уртаклашты һәм махсус әзерләгән җырларын башкарды.

Тантанада катнашучылар игътибарына шулай ук Бану Вәлиеваның Башкортстан радиосы фондында сакланган иң матур язмалары да тәкъдим ителде. Кичәне алып барган танылган җырчыбыз Идрис Газиев һәм сәнгать белгече Венера Әюпова исә Б.Вәлиева хакында байтак кызыклы мәгълүматлар бирде. Кичәгә Бану Вәлиеваның туганнары да хөрмәтле кунак итеп чакырылган иде. Алар да танылган җырчы хакында истәлекләрен сөйләде һәм әлеге кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте.

Бану Вәлиеваның укучысы, күренекле җырчы Геннадий Родионов хәзер күп еллар Алманиядә яшәп иҗат итә. Тәнзилә Үзәнбаева, Вадим Тирон һәм башка укучылары сәнгатьтә зур уңышларга ирешеп, югары исемнәр яулады.