Леонардо да Винчиның XV гасыргы сызымнары нигезендә үзенчәлекле музыка уен коралын Польша музыканты ясаган

Моның өчен аңа сәләт һәм зур түземлелек, 5 мең сәгать вакыт һәм 10 мең АКШ доллары кирәк булган

 (Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Польшада Viola Organista дип аталган үзенчәлекле уен коралы бар. Аны поляк музыканты Славомир Зубжицкий Леонардо да Винчиның XV гасыргы сызымнары буенча ясаган. Моның өчен аңа сәләт һәм зур түземлелек, 5 мең сәгать вакыт һәм 10 мең АКШ доллары кирәк булган, дөрес, 3 елдан артыкка сузылган эш барышында ул кыенлыклар да күргән, дусларының, хезмәттәшләренең аңламавна да тарган. Аның каравы, моннан 500 елдан артык элеккеге сызымнар нигезендә иҗат ителгән әлеге инструмент һәм аның авторы турында хәзер бөтен дөнья сөйли.

Бу хакта ru.golos.ua сайты язганча, карап торышка стандарт рояльне хәтерләтә ул, ләкин авазлары клавесин, орган, виола да гамба гибридыннан гыйбарәт, эчендә төрле озынлыкта һәм калынлыктагы 61 кыл сузылган, барабаннар беркетелгән. Viola Organista эчендә, классик инструменттан аермалы буларак, кылларга киезле чүкеччекләр сукмый, ә авазны кылларга тиеп киткән әйләнмәле барабаннар чыгара.

Леонардо да Винчи сызымнары нигезендә поляк музыканты иҗат иткән әлеге инструментның дөньякүләм премьерасы Яңа ел каршылар алдыннан уздырылган.