news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры яңа спектакле алдыннан сиксәненче еллар азагы «Пятачогын» яңартты

Баянлы-биюле перформанс «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектакле алдыннан оештырылган иде.

Тинчурин театры яңа спектакле алдыннан сиксәненче еллар азагы «Пятачогын» яңартты
Расих Фәсхетдинов

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры яңа спектакле алдыннан сиксәненче еллар ахыры — туксанынчы еллар башындагы «Пятачок»ны яңартты.

«Баштарак тамашачы аягым авырта, билем кузгала дип сәбәп табып катнашмаска тырышты, ләкин шулай да без халыкны кузгата алдык», — ди театр җитәкчелеге чакыруы буенча биредә ике көн перформанс буларак "Пятачок”ны яңартырга алынган танылган оештыручы һәм тамада Гамил Нур чакырылган.

Баянлы-биюле перформанс «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектакле алдыннан оештырылган иде. Максаты — сиксәненче еллар азагындагы пятачоклар атмосферасын тудырып, тамашачыны шушы елларга багышланган спектакльгә әзерләү.

«Моннан 30 ел элек шушы Тинчурин театры фойесында "Пятачок"лар уздырган булды. Ул вакыт бина шактый иске булгач түбә җимерелеп төшмәсен дип куркалар да иде әле», — дип искә ала Гамил Нур. 

Илленче-алтмышынчы еллардан ук килгән «Пятачок» форматын яңа заман дискотекасы белән кушып яңа төр яшьләр кичәсе оештыруның башында торган Гамил Нур бүген дә спектакль алдыннан тамашачыны биетергә җыена.

«Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе»н татар чыгышлы Венгрия режиссеры Сәрдәр Таһировский сәхнәләштерде. Спектакль өчен ул бер төркем иҗатчылар — Йолдыз Миңнуллина, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева һәм Айрат Бикбулатовлар белән берлектә пьеса язган.

Сәхнәдә сиксәненче еллар ахыры — туксанынчы еллар башындагы Казан шәһәре һәм Һади Такташ урамындагы тормыш. Төп герой — 6 яшьлек Сәрдәр һәм аның гаиләсе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100