news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Орехово-Зуевода Нәҗип Җиһанов һәм Рөстәм Яхин истәлегенә багышланган фестиваль узачак

Бәйгедә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән, шулай ук Татарстаннан 6-16 яшьлек 50гә якын бала катнашыр дип көтелә.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 4 декабрьдә Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә «Татар халкының музыкаль мирасы — Россиянең мәдәни байлыгы» дип аталган XI балалар фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аны үткәрүдә Россиянең атказанган артисты Диана Гурцкая фонды ярдәм күрсәткән. Быел фестивальдә беренче тапкыр күрү сәләте бозылган балалар да чыгыш ясаячак.

Бәйгедә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән, шулай ук Татарстаннан 6-16 яшьлек 50гә якын бала катнашыр дип көтелә.

Быел фестиваль мәшһүр татар композиторлары: Нәҗип Җиһановның тууына – 110, Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулуга багышлап үткәреләчәк.

Фестиваль биш номинация (фортепиано, кыллы уен кораллары (скрипка, виолончель); халык уен кораллары; вокал) буенча уздырыла. Конкурс әсәрләре катнашучылар тарафыннан ялгыз яки ансамбль белән башкарыла. Быел оештыручылар өстәмә рәвештә яңа номинация дә (хореография) керткән. Коллективлар ике номер башкарырга тиеш, аларның берсе (татар биюе) – мәҗбүри.

Проектны Мәскәү өлкәсенең Социаль коммуникацияләр Баш идарәсе, Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге, «Мәскәү өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы һәм Орехово-Зуево шәһәр округы хакимияте гамәлгә куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100