news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда Үзбәк киносы көннәре узачак

Чаралар 6-8 декабрьгә билгеләнгән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Казахстанда Үзбәк киносы көннәре узачак.

Чаралар 6-8 декабрьгә билгеләнгән, дип хәбәр итә «Анадолу» агентлыгы.

Казахстан телеканалларында 5 декабрьдән казах телендә үзбәк фильмнары күрсәтелә башлый. Шул ук көннәрдә Үзбәкстан телеканалларында казах фильмнары күрсәтеләчәк.

Шулай ук Нур-Солтанда ике проект – «Күршеләр» һәм «Эшелоннар Көнчыгышка бара» фильмнарын булдыру буенча хезмәттәшлек турында меморандумга кул кую планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100