Осиновоның «Алтын» халык ансамбле «Алтын Вологда» халыкара бәйгесендә гран-при отты

5 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр «Азимут творчества» хореографлары иҗтимагый хәрәкәте онлайн конкурс үткәрде.

(Яшел Үзән, 3 декабрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән»). Осиновоның «Алтын» халык ансамбле «Алтын Вологда» хореография халыкара бәйгесендә гран-при отты. Бу хакта район газетасы яза.

5 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр «Азимут творчества» хореографлары иҗтимагый хәрәкәте онлайн конкурс үткәрде. Анда ансамбль укучылары катнашты. Жюри хөкеменә алар «Өйгә юл» хореографик композициясен тәкъдим итте һәм иң югары бүләккә — 11-12 яшь категориясендә «Халык биюе» номинациясендә гран-прига лаек булды.

«Алтын» халык ансамбле бу көздә 10 еллык юбилеен билгеләгән иде. Коллективның җитәкчесе — Шамил Сыннов.