Түбән Кама студентлары җәмәгать транспортында йөрү өчен грант ота ала

Документларны кабул иткәндә, грамоталар, дипломнар, сертификатлар исәпкә алына.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада көндезге бүлектә укучы студентлар җәмәгать транспортына түләү өчен грантлар ота ала. Гаризалар 6 декабрьдә кадәр кабул ителә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.Конкурста ике категория студентлар — социаль яктан мохтаҗ (гаиләнең җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмый) яки социаль актив (үзләрен фәнни-тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади яки спорт эшчәнлегендә күрсәткән, академик бурычлары булмаган) яшьләр катнаша ала.Гаризалар тапшыру белем бирү оешмаларында уза. Документларны кабул иткәндә, грамоталар, дипломнар, сертификатлар исәпкә алына. Керемнәр турында белешмә яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәге бүлеге тарафыннан бирелә.Җиңүчегә 2019 елның гыйнвар-июнь, сентябрь–декабрь айларында транспортта йөрү өчен акча биреләчәк. Түбән Камада бу — 10 000 сум (аена 1000 сум исәбеннән).Таләпләр һәм документлар тапшыру формасы турында тулырак мәгълүмат биредә.