Гүзәл Яхинаның "Балаларым" романы "Большая книга" тавыш бирүендә җиңде

Берничә ай дәвамында теләге булган һәркем үзенә ошаган әсәр өчен тавыш бирә алды.
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Язучы Гүзәл Яхинаның "Балаларым" романы "Большая книга" Милли әдәби премиясенең халык тавыш бирүе нәтиҗәсендә беренче урынны алды. Шул турыда премиянең матбугат хезмәтендә хәбәр ителде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Григорий Служительнең "Савелий көннәре" романы - икенче, Евгений Водолазкинның "Брисбен" романы өченче урын алды. Әдәби академия тарафыннан сайлап алынган "Большая книга"ның XIV сезоны лауреатлары 10 декабрьдә премияне тапшыру тантанасында игълан ителәчәк, халык тавыш бирүендә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алачак. Халык тавыш бирү июнь аенда LiveLib китаплары турындагы сайтта башланды. Берничә ай дәвамында теләге булган һәркем үзенә ошаган әсәр өчен тавыш бирә алды.