Апаста районкүләм Каз өмәсе узачак көн билгеле булды

Районкүләм Каз өмәсендә ярминкә, каз юу, йолку күренешләре, театраль тамаша тәкъдим ителәчәк.

(Апас, 3 декабрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районының һәр авылында Каз өмәләре узганнан соң, зоналарда оештырылды. Район күләмендә Каз өмәсе 5 декабрьдә узачак.

Быел зона турлары Олы Болгаер, Болынбалыкчы, Чирмешән, Сатмыш мәдәният йортларында үтте.

Районкүләм Каз өмәсендә ярминкә, каз юу, йолку күренешләре, театраль тамаша тәкъдим ителәчәк.