Эшләүче яшьләрнең I Республикакүләм телевизион иҗат фестиваленың приз фонды – ярты миллион сум

Җиңүче (вәкилләре җиңгән предприятие яки оешма) исеме белән аталачак Җидегән йолдызлыгындагы йолдызны Мәскәү обсерваториясендәгеләр ачкан

  (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Эшләүче яшьләрнең I Республикакүләм телевизион иҗат фестивале турында бүген “Татар-информ” МА мәйданчыгында Интернет-конференция булып, анда проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов һәм фестивальның жюри рәисе, ТРның халык артисты Резеда Галимова, режиссер Александр Фельдман фикер уртаклашты, журналистларның сорауларына җавап биреп торды.

А.Гайнетдинов сүзләренчә, эшләүче яшьләрнең 4 дистәләп командасы Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында зона этапларында сынау узган, 15 команда финалга чыккан, ә суперфинал 10-13 декабрьдә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге “Сосновый бор” шифаханәсендә үткәреләчәк, Гала-концерт 14 декабрьдә - “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында.

Концерт репертуарына узган гасырның 30-70 нче еллардагы популяр булган ретро-җырлары тәкъдим ителгән, шул рәвешле, А. Фельдман фикеренчә, бу җырлар саф, гади, игелеккә этәрә торган, күңелне сугара торган булганга, “Пирамида” концерт залына килүчеләр дә рухи ял итсен өчен шулай эшләү уңышлы булган. А.Гайнетдинов, яшьләр үзләре дә, Шульженко, Бернес, Утесов шуның кадәр матур җырлар башкарган икән дип шакката, ягъни бу алар өчен үзенә күрә ачыш, фестиваль аларның күзаллавын киңәйтә ләбаса, дип басым ясый.

Конкурсантлар аерым номинацияләрдә сайлап алу турларын түбәндәге юнәлешләрдә узган: үзләренең предприятие-оешмалары турында визит карточкасы, вокал соло, хореография, “Дан минуты”нда үзенчәлекле чыгыш белән жюриның күңелен яулау, экспресс-газета чыгару, тәкъдим ителгән темага фотокросс һәм шушы фестивальның, үзләренең предприятиеләренең эмблемалары әзерләү. Резеда Галимова шулар хакында аңлатма биреп, визит карточкаларының 5се саф татар телендә иде, бик куанычлы күренеш бу, дип сөйләде. Фестивальда бердәм иҗади дәрт белән бөтен Татарстан сәхнәгә менде дияргә була, дип аның әһәмиятенә игътибарны юнәлтте, арада чыгышлары белән шаккатырганнар да булды хәтта – моның кадәрне үк көтмәгән дә идек, диде. Танылган сәхнә осталары, профессионаллар белән вокал, пластика, хореография, актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме буенча мастер-класслар үткәрелүе яшьләр өчен аеручы кызыклы булды, остазларны бер дә җибәрәселәре килмәде. Ә бит уку йортларында иҗат белән кайнаган яшьләр, эшли башлагач, иҗади куәсләре саекмый, ләкин 21 яшьтән соң аларны инде фестивальләргә алмыйлар, бу фестивальда исә 35 яшькә кадәргеләр катнаша. Шушы иҗат җебе өзелмәсен һәм яшьләрнең эштә күзләре янып торсын, йокымсыраган иҗатлары ачылсын өчен кирәк мондый республикакүләм зур чара, дигән фикердә проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов. Ләкин эшләүче яшьләрне шоу-бизнеска тарту турында сүз бармый, киресенчә, җитештерү тармагына берегеп калуларына шартлар тудыру, эшче һөнәренә бирелгәнлек һәм предприятиегә югары лояль караш формалаштыру, ихтыяҗ зуррак булган эшче һәм инженерлык белгечләрен таныту, Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында яшьләр иҗатын үстерү, шулай ук җәмгыятьтә эшләүче яшьләр турында уңай караш формалаштыру максат, дип искәртә ул. Аннары фестивальның файдасы тагын шунда: үзләренең осталыгын күрсәтү генә түгел, ә үзара аралашу урынына да әйләнгән фестиваль мәйданчыклары аларны таныштыра, элемтәләр урнаштыруга этәрә, фестивальдан соң да егетләр һәм кызлар шуның белән яши – бу бик отышлы, дип саный режиссер Александр Фельдман.

Грант-прига лаек булган командага ТР Президентының күчмә Кубогы белән 100 мең сумга сертификат тапшырылачак һәм Җидегән (Большая Медведица) йолдызлыгындагы йолдызларның берсенә җиңүче (вәкилләре җиңгән предприятие яки оешма) исемен бирү күздә тотыла. “Татар-информ” хәбәрчесенең әлегә исеме булмаган йолдызның кем тарафыннан табылуы, йолдызга исем бирелсен өчен махсус комиссия белән нинди дә булса сөйләшүләр алып барылу-барылмавы, исем бирдертү өчен финанслау таләп ителүен исәпкә алып, фестиваль бюджеты белән кызыксынуына җавабында проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов, аның суммасы фестиваль өчен аз, дип, тәгаенләүдән тыелды. Республикакүләм фестиваль булганга, ул ТР Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан финанслана, командаларын җибәргән предприятиеләр һәм оешмалар аларның конкурс көннәрендә торак, туклану чыгымнарын каплый.

Гомумән алганда, приз фонды 500 мең сум икәнлеге билгеле булды. Йолдыз исә Мәскәү обсерваториясендә ачылган. Әлеге фестивальнең атамасы һәм эмблемасы тиздән тәгаенләнәчәк, төгәлрәге, конкурсантлар задание буенча эшләп тәкъдим иткәннәр арасыннан сайлап алынып, Гала-концертка кадәр әзерләнәчәк һәм “Пирамида” комплексына килүчеләр аны беренчеләрдән булып күрәчәк.