Чаллыда яңа татар театры бинасына экскурсиягә чакыралар

Сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов һәм актерлар яңартылган бина белән таныштырачак.

(Чаллы, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Аяз Гыйләҗв исемендәге Чаллы татар драма театры бинасында яңа сезон алдыннан экскурсияләр оештыра башлыйлар. Бу турыда театр администрациясендә хәбәр иттеләр.

Яңартылган театр белән Чаллы халкын һәм кунакларны театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов һәм актерлар таныштырачак. Экскурсиягә килүчеләр театрның бүленгән зоналарын күрә ала: алар музей өлешендә, кафеда була һәм актерларның эш урыннары белән таныша алачак.

Экскурсияләр 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә 11 һәм 18 сәгатьтә була. Катнашу өчен алдан язылу кирәк.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Туйга ничә көн кала» музыкаль комедиясе театрның яңа бинасында тамашачылар күрәчәк беренче спектакль булачагын хәбәр иткән иде.