420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Чәк-чәк музее «Турист сувениры» бөтенроссия конкурсының Гран-при иясе булды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Музей сувенирлары – бал белән чәй, татар тәм-томнары, открыткалар һәм магнитлар «Музейда туристик сувенирлар линейкасы» номинациясендә иң яхшылары дип табылды.
Шулай ук «Айдасувенир», «Милли сувенир» ҖЧҖ һәм «Казан йөрәге» Татарстан брендларына бүләкләр тапшырылды.
Бөтенроссия конкурсының финалында Россиянең 45 төбәгеннән барлыгы 401 сувенир тәкъдим ителде.