Уфада Габдулла Тукай, Шәйхзадә Бабич һәм Бәхти Гайсинга һәйкәл куярга уйлыйлар

Римма Үтәшева Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада Габдулла Тукай, Шәйхзадә Бабич һәм Бәхти Гайсинга һәйкәл куелырга мөмкин, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Башкортстан татарлары Милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Римма Үтәшева Башкортстан Башлыгы каршындагы Милләтара татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга теләктәшлек күрсәтү мәсьәләләре советы һәм республика халыклары Ассамблеясы советының уртак утрышында шундый ышаныч белдерде.

Депутат хәбәр иткәнчә, иҗтимагый оешма республиканың уннан артык оешмасын берләштерүче үзәк булып тора. Бүгенге көндә Башкортстанның 47 районында «Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасының җирле бүлекләре эшли, үз сайтлары бар, «Туган тел» каналы оешманың эшчәнлеге турында татар телендә «Балкыш» дигән тапшырулар әзерли башлады.

Римма Үтәшева Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар турында да сөйләде. Алар - «Тукай моңнары» республика фестивале, «Пушкин, Тукай һәм Кәрим» дип исемләнгән балалар рәсемнәре бәйгесе, «Ике аккош» җыр һәм музыка фестивале, «Җиз кыңгырау» фестивале.