Азнакайлылар Казахстанның Астана шәһәрендә халыкара фестивальдә җиңде

“Вокал” номинациясендә Чулпан Шаһиева Гран-при яулады.

(Азнакай, 3 ноябрь, "Татар-информ", "Маяк").  Казахстанның Астана шәһәрендә узган “Көнчыгыш могҗизасы” халыкара фестиваленнән Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары зур җиңүләр белән кайттылар, дип яза җирле басма.

“Вокал” номинациясендә Чулпан Шаһиева (укытучысы Эльвира Шәйхуллина) Гран-при яулады. Эльвира Шәйхуллина җитәкчелегендәге “Фантазия” ансамбле – беренче, Рамазан Фазлыев (укытучысы Фирдәүс Әхмәтгалиева) һәм Ләйлә Шәрифуллина (укытучысы Розалия Хәбибуллина) икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.