news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова мәдәният министры вазифасында эшен дәвам итәчәк

Татарстан Президенты мәдәният министрын билгеләү турында карарга имза куйды.

Ирада Әюпова мәдәният министры вазифасында эшен дәвам итәчәк
Солтан Исхаков

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Ирада Әюпова Татарстанның мәдәният министры вазифасына кабат билгеләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карарны имзалады.

«Әюпова Ирада Хафизҗановнаны Татарстан мәдәният министры итеп билгеләргә», — диелә документта.

Ирада Әюпова республика министрлыгын ике елдан артык — 2018 елның апреленнән бирле җитәкли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100