Биектау районында «Мәдәният» илкүләм проекты буенча китапханә ачылды

Бүгенге көннән китапханә хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүдә иҗади ринглар, әдәби караоке һәм лекция — перфоманслар үткәрүнең кызыклы формаларын куллана алачак.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Биектау районында яңартылган Чернышевка авыл китапханәсе ачылды. Объект «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачылыш чарасында Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Татарстан Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова катнашты.

2019 елда Биектау районы Үзәк китапханә системасы федераль бюджеттан 5 миллион сум күләмендә акча алган. Модельле китапханә интеллектуаль үзәккә әверелде, аны югары тизлекле интернет, заманча мәгълүмат ресурсларына, вакытлы матбугатның цифрлаштырылган коллекцияләренә чыгу һәм башка күп кенә башка бик күп нәрсәләр белән тәэмин иттеләр.

Биредә дискуссион клублар, консультация пунктлары һәм лекторияләр эшләячәк. Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен керү юлында пандус һәм халыкның аз мобиль төркемнәре өчен махсус бокслар урнаштырылган. Буккроссинг киштәсе барлыкка килгән, анда теркәлмәгән һәркем үзенә китап сайлый алачак.

Китап фонды быел 2 меңнән артык китапка яңарды һәм алар ачык кулланылышта булачак.

Бүгенге көннән китапханә хезмәткәрләре балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүдә иҗади ринглар, әдәби караоке һәм лекция — перфоманслар үткәрүнең кызыклы формаларын куллана алачак.