Арча районында Гариф Ахунов истәлегенә «Ахун чишмәсе» янына агачлар утыртылган

Гариф Ахунов туып үскән Кече Өчиле авылы урынында «Ахун чишмәсе» истәлек комплексы урнашкан.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Арча районының «Казан арты» музее хезмәткәрләре һәм Казанбаш мәктәбе укытучылары «Ахун чишмәсе» янына нарат һәм миләш үсентеләре утыртканнар. Бу хакта күренекле язучы Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова хәбәр итә.

«Быел Арча районы җитәкчелеге әтием, халык язучысы Гариф Ахуновның 95 еллыгы уңаеннан истәлек чаралары уздырды. Татар язучылары Марат Әмирхан, Рәмис Аймәт, Ләбиб Лерон, Вакыйф Нуриев, галимнәр Әлфия Галимуллина, Азат Ахунов һәм башкалар катнашында „Гариф Ахунов эзләре“ буйлап әдәби экскурсия үтте», — диде Наилә Ахунова.

«Гариф Ахунов туып үскән Кече Өчиле авылы хәзер юк инде, авыл урынында „Ахун чишмәсе“ истәлек комплексы урнашкан. Якташларының бирегә килеп агач үсентеләре утыртуы мин бик сөендерде. Киләчәктә аның авылы урынында матур бакча үсәр дип хыялланам», — диде ул.

Наилә Ахунова Арча районы җитәкчелегенә якташ язучылары истәлеге хөрмәтләнүенә рәхмәтләрен җиткерде. «Казан арты» музеенда Гариф Ахуновка багышланган истәлек почмагы белән генә чикләнмичә, әтисенең 100 еллыгына Гариф Ахунов музее булдырылыр дип хыяллануын әйтте. 

Гариф Ахуновның туган көне уңаеннан язучының әдәби премиясе тапшырылган. Әлеге тантаналы чара 11 нче тапкыр үткәрелә һәм ул районның яшь талантларына бирелә.

Халык язучысы Гариф Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Кече Өчиле авылында туган. 2000 елның 4 июнендә вафат булган. Арча зиратына җирләнгән.